22 апрель 2015 яңалыклары
-
Әлмәт егете Microsoft штаб-квартирына билетка лаек булды
Әлмәт шәһәреннән Илья Дементьев Imagine Cup 2015 халыкара технологик конкурста катнашты. Ул Protecty.me проекты белән "Сайты" категориясендә беренче урын алды. Ул Microsoft штаб-квартирына билетка лаек булды. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча укыгыз.
-
22 апрель – Ленин туган көн
Дөнья күләмендәге Россия һәм Совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы - Ленин) 1870 елның 22 апрелендә Симбирск (хәзерге Ульяновск) шәһәрендә туа. Ул бөек революционер, большевиклар партиясен оештыручы, Халыклар Комиссариаты Советы рәисе, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт оештыручы, марксист, публицист, марксизм-ленинизмга нигез салучы, идеолог, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм...
-
Сарман "Шәфкать" үзәгендә "Рәхмәт сезгә, ветераннар" дигән чара үтте
"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында "Рәхмәт сезгә, ветераннар" дип аталган чара үтте. Җылы атмосферада узган кичә үз эченә берничә - "Дуслык көне", "Яхшы сүз көне", "Күркәм хат" акцияләрен берләштерде. Анда үзәктә ял итүче 14 Бөек Ватан сугышы һәм 3 тыл ветераны, өлкән яшьтәге инвалидлар,...
-
Район мәктәп укучыларының яңа фәннәр өйрәнү мөмкинлеге бар
2015 елның 1 сентябреннән балаларда эшмәкәрлек сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән яңа мәҗбүри предметлар кертелү ихтималы бар. Мәгариф һәм фән министрлыгы 4-6 сыйныфлар өчен - "Экономик культура нигезләре", 7-9 сыйныфлар өчен - "Экономика һәм бизнес" һәм 10-11 сыйныфлар өчен "Эшмәкәрлек нигезләре" дигән махсус программалар өстендә эшли.
-
Өчөйле Саклауда дуслык дәресе уздырылды
Кошлар - серле табигатебезгә ямь бируче канатлы дусларыбыз. "Язгы игелек атнасы" уңае белән Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кошлар - безнең дусларыбыз","Кошларда да кеше язмышлары" дигән исемдә авыл яшьләре катнашында дуслык дәресе уздырылды. Дәрестә яшьләр кошларның кайда, ничек кышлаулары, ничек оя ясаулары, табигатькә һәм кешеләргә файдалары хакында,...
-
Сарманлыларны май бәйрәмнәрендә озак яллар көтә
Тиздән май бәйрәмнәре якынлаша. Димәк, безне алда яллар көтә. 2015 елда 1,2,3,4,9,10,11 май көннәрендә ял булачак. klub-drug.ru сайтыннан рәсем
-
Район ял паркына мәктәп укучылары өмәгә чыктылар
Сарманда өмәләр дәвам итә. Бүген район үзәк ял паркына Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясе укучылары чыктылар. Алар чүпләрне җыештырдылар, коелган яфраклардан территорияне чистарттылар. Сүз уңаеннан Ял паркына эшкә берничә оешма-учреждениеләре дә чыктылар.
-
Сарманда пенсионерлар ярышачак
Россия Пенсионерлар берлегенең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Өченче яшь" V Республика спратакиадасы кысаларында районда ярышлар үтәчәк. 23 апрельдә 10.00 сәгатьтә пенсионерларны Сарманның "Дулкын" бассейнында йөзү ярышларына көтәләр. 24 апрельдә 9.00 сәгатьтә ветераннар клубында - шахмат ярышлары, ә 10.00 сәгатьтә Үзәк ял паркында җиңел атлетика буенча ярышлар булачак.