21 декабрь 2017 яңалыклары
-
Эшләүче пенсионерлар игътибарына: 2018 елдан тулы күләмдәге пенсия эштән туктаган айның икенче аеннан башлап түләнә башлый
2018 елның 1 гыйнварыннан 2017 елның 1 июлендә кабул ителгән 134 Федераль канун үз көченә керә. Бу канун нигезендә "Иминият пенсияләре" турындагы 400 Федераль канунның 26.1 санлы матдәсенә үзгәрешләр кертелде. Бу үзгәрешләр нигезендә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә эштән туктап өч ай үткәннән соң, әмма эштән туктаган айдан соң килгән айдан башлап...
-
Иске Кәшер урта мәктәбендә Яңа ел алды мәшәкатьләре кайный
Мәктәп алдында кардан ясалган сыннар пәйда булган. Ә мәктәп эченә керсәң кышкы әкияткә эләгәсең. Зал матур итеп төрле төстәге гирляндалар, уенчыклар белән бизәлгән. Зал уртасында яшел чыршы күзнең явын алып утыра. Һәр сыйныф бүлмәсе, һәрбер кабинет купшыланып, бизәнеп Яңа елны көтә. Ә укучылар яхшы кәеф белән Яңа ел могҗизасы көтәләр....
-
Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән
Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын...
-
“Салават күпере”ндә 11-2 йорты кулланышка тапшырылды
18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Шакирова). Бүген Казанның "Салават күпере" торак комплексында төзелгән тагын бер йорт кулланышка тапшырылды. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Владимир Никофоров әйтүенчә, Яңа елга кадәр "Салават күпере"ндә тагын берничә...
-
Авыл җирлекләре башлыклары Казанда съездда катнаша
Бүген Казанда "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" ассоциациясенең съезды уза. Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендә районның авыл җирлекләре башлыклары да катнашалар.
-
Иске Имән балалар бакчасы каршында берсеннән-берсе матур сыннар пәйда булды
Атлап барганда аяк астына гына түгел, әзрәк ян-якка да караштыргалый торган вакыт җитте. Урамнарда - Яңа ел алдыннан гына була торган матурлык. Игътибарны аеруча кар сыннары җәлеп итә.Иске Имән балалар бакчасы каршында да берсеннән-берсе матур сыннар пәйда булды.
-
"Тугры дус белән бергә" фотоконкурсының чираттагы катнашучысы - Гөлшат Хәсәнова
Гөлшат Хәсәнова
-
Сарман «Кояшкай» балалар бакчасында “Убырлы карчыкта кунакта” исемле ачык эшчәнлек күрсәтелде
18 нче декабрьдә Сарман «Кояшкай» балалар бакчасында база мәйданчыгының "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Мәктәпкәчә белем бирүдә Федераль дәүләт белем бирү стандарталары таләпләре нигезендә заманча сәнгати-эстетик якын килү" темасы буенча чираттагы утырышы булды. Музыка җитәкчесе Абдулвәлиева Ләйсән Нәкыйп кызы "Убырлы карчыкта кунакта" исемле ачык эшчәнлек күрсәтте.Тәрбиячеләрнең һәм музыка җитәкчеләренең һөнәри осталыкларын камилләштерү...
-
«Юл иминлеген кайгыртып»
20 декабрь көнне Юлтимер балалар бакчасына «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесының Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе Ситдикова Алсу Разин кызы кунакка килде. Ул тәрбияче Зөлфирә Кәримова үткәргән ачык шөгыльне карады. Әлеге шөгыльдә балалар серле илгә сәяхәт кылдылар, юлларында юл билгеләрен бөтенләй дә белмәүче шүрәлене очраттылар, аңа ярдәм күрсәттеләр. Азактан исә...