21 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Хәерле кич телим сезгә, дуслар!
Тыныч төннәр, тәмле төшләр, матур иртәләр, төркемдәшләр. фото из:https://vk.com/public141831549
-
Хәерле имин төннәр!
-
Районда иминлек атналыгы уза
21-28 сентябрь көннәрендә районда Иминлек атналыгы узачак. Аның кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар, әңгәмәләр уздырачаклар, балалар бакчаларында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча чаралар үтәчәк. Автотранспорт чараларын йөртүчеләрдән дә аеруча игътибарлы булу сорала. Иминлек сакчылары рейдлар вакытында балалар өчен махсус утыру җайланмаларын, иминлек каешларын куллануны тикшерәчәкләр.
-
Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә.
Минзәлә елгасының Сарманда Терешкова урамы тирәсендә ярларын төзекләндерү буенча эшләр дәвам итә. Аның плотинага таба киткән өлешендә барлыкка килгән утрау алынып, үзәне турайтылды, хәзер җәяүлеләр өчен брусчатка җәюгә җирлек әзерләнә.
-
Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә
Районда шикәр чөгендере алу дәвам итә. 21 сентябрьгә ул 5012 гектардан, ягъни барлык мәйданнарның 42 процентыннан җыеп алынды. Һәр гектардан уртача 380 центнер уңыш чыгып, барлыгы 190 мең тонна татлы тамыр казылды. Аның 158 мең тоннасы Зәй шикәр заводына озатылды. Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...
-
“Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе дәвам итә
Районда яшәүче коляскада гына йөрүче инвалид балаларга күңел җылысын бүләк итү, яшәүгә дәрт өстәү максатыннан оештырылган "Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне" дип исемләнгән хәйрия акциясе дәвам итә. Шөкер, аңа кушылучылар сафы арта. Бүген "Сарман" мәгълүмат мөхәррият үзәге җитәкчесе Альбина Сабирова Сарман авылында яшәүче 12 яшьлек Марсель Сабировка тәм-томлы күчтәнәч...
-
Разил Вәлиев: Милли педагогика институты безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк
"Президент юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде", - ди депутат. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасының кайсы өлешләрен иң әһәмиятле дип...
-
Сарман укучылары экстремизмга каршы
Бүген 21 сентябрь - Халыкара тынычлык көне уңаеннан һәм "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында район үзәге Ял паркында махсус акция үткәрелде. Анда район үзәге мәктәпләре һәм аграр көллият укучылары катнашты. Аларны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде, тынычлыкны якларга өндәде. Район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән...
-
Уракта барган ярышның җиңүчеләре бүләкләнде
Кичә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең кадрлар буенча консультанты Расиха Мифтахова, басуларда булып, уракта барган ярышның читарттагы җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу - аларны бүләкләүнең соңгысы булды, чөнки уракны инде төгәлләнде, дияргә була. Бүген соңгы гектарларда рапс суктырыла. Бүләкләрнең исә бу юлы...
-
Зур Нөркәй урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары “Ак күгәрченнәр” акциясе уздырдылар
Бөтен республика буенча "Мәрхәмәтлелек, изгелек кылу" атналыгы бара. Зур Нөркәй урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары, шушы атналыкның беренче көнен "Ак күгәрченнәр" акциясе белән башлап җибәрделәр. Тынычлык символы булган күгәрчен макетларын авылдагы өлкән кешеләргә бүләк иттеләр. Алар ил-көннәр тыныч булсын, кешеләр үзара дус - тату яшәсеннәр дигән теләкләрен авылдашларга җиткерделәр. Соңыннан...
-
Сарман гимназиясендә китапларга икенче гомер бүләк иткәннәр
Уку елы башыннан мәктәпләрдә "Китапка яңа сулыш өр!" (Подари книге вторую жизнь) акциясе старт алды. Ул мәктәп китапханәрәнең фондын тулыландыру максаты белән үткәрелә. Сарман гимназиясе укучылары әлеге бәйге-акциядә "Иң актив класс", "Иң актив укучы", "Иң актив укытучы" номинацияләре бар икәнлеге турында инде хәбәрдар. Бүгенге көндә китапханәчебез Ганиулина Римма Ясировна шуның...
-
Илексаз мәктәбендә халыкара тынычлык көнен билгеләп үттеләр
Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары белән 21 нче сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаның календарьга кертелгәненә быел 31 ел тулды. Шушы уңайдан Илексаз мәктәбендә дә әзерлек эшләре булды. 20 нче сентябрь көнне һәр класста "Мин тынычлык яклы" исемле класс сәгатьләре узды. Укучылар тынычлык символы булган күгәрченнәрне...
-
Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р.Миңнеханов
Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бары тик көчле Россия белән генә безнең республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була алуында ышаныч бар. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына республиканың эчке...
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын,сарманлылыр!
-
Мортышбаш авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре бара
Мортышбаш авылы мәчетендә төзекләндерү эшләре бара. Җылылык системасы тулысынча яңартылды, уку бүлмәсе җиһазландырылды, урам яктан керү юлына плитә җэю һәм буяу эшләре дэвам итә. Дүртенче октябрьда мэхсус программа буенча дәресләр башланачак.