21 август 2017 яңалыклары
-
Сарманлыларга хәерле кич телибез
Кичләрегез ямьле үтсен, дуслар!
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән бал сайлау киңәшләре
Умартачы Рамил Гыйбадуллиннан сыйфатлы бал сайлау буенча киңәшләр: Иң беренче чиратта балның бәясенә карагыз. Ул артык очсыз булса, шикләнергә кирәк. Балдан тәмле, үзенчәлекле хуш ис аңкырга тиеш. Иссез икән, димәк, бал сыйфатсыз. Нинди чәчәктән җыелуына карап, балның төсе төрле була. Яңа бал утыра башларга тиеш түгел. Ул үтә күренмәле була....
-
Колмәт мәдәният йортында рәсем бәйгесе узган
20 август көнне Колмәт мәдәният йортында балалар белән "Туган ягым - гүзәл ягым" дип исемләнгән чара үткәрдек. Анда балалар белән туган якның матур табигате турында сөйләштек. Балалар төрле биремнәргә, табышмакларга җавап бирделәр. Әлмәт шәһәрендә сәнгать мәктәбендә белем алучы Сафина Азалия балаларны үзе иҗат иткән рәсемнәре белән, рәсем ясау ысуллары белән...
-
Район үзәгендә җәяүлеләргә вакытлыча йөрү юлы билгеләнде
Район үзәгендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Без болар хакында хәбәр иткән идек . http://sarman-rt.ru/component/k2/item/13261.html Бүгенге көндә тротуарга брусчатка җәю эшләре бара, яңа асфальт җәяр өчен җирлек әзерләнә. Җәяүлеләргә вакытлыча йөрер өчен юл да билгеләнде.
-
Миңнеҗамал апа гомер бәйрәмен билгеләп үтә
20 август көнне Яңа Әхмәт авылында яшәүче Фатыйхова Миңнеҗамал Габдрахман кызына 90 яшь тулды. Аны олы юбилее белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Сарман авыл җирлеге, халыкны социаль яклау бүлеге, район һәм авыл ветераннар советлары вәкилләре һәм башкалар...
-
Карашай - Саклауда иң яхшы чыбыркы шартлатучы яши
Карашай - Саклау авылында "Мактауларым сиңа,көтүче!" дип исемләнгән көтү каршылау йоласы үткәрелүе хакында хәбәр иткән идек. http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14322.html Бәйрәмдә "иң-иң"нәр дә билгеләнеп, истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Иң матур таякка - Фахразиева Алия, иң оста чыбыркы шартлатучы ир-атлар арасыннан - Гильметдинов Ирек , хатын- кызлар арасыннан - Хөсниева Алсу лаек дип табылды....
-
Сарман картингчылары ярышта урыннар яулаганнар
19 августа 2017 года в пгт Камские Поляны прошли Республиканские соревнования по картингу среди детей, юношей и молодежи на Кубок "Таиф-НК" в классах Пилот, Стриж, 125-Стандарт. Целями и задачами проведения соревнования является повышение безопасности дорожного движения и профилактика детского дорожно-транспортного травматизма, развитие технических видов спорта, пропаганда безопасного вождения автомобиля и...
-
Бүген Сарманда мультфильм күрсәтәчәкләр
Бүген Ленин бакчасында балалар өчен мульфильмнар күрсәтелә. Балалар, әти-әниләр, әби-бабайлар белән бакчага рәхим итегез! Башлана 19:30 сәгатьтә.
-
Карашай-Саклауда матур яшиләр+ВИДЕО
Карашай - Саклау мәдәният йортында "Гөлбакчагыз бигрәк матур" исемле чәчәк бәйрәме узды. Авылыбызның уңган - булган, гөл сөюче апалары үзләренең чәчәк бәйләмнәре белән сөендерде, командаларга бүленеп, җырга - моңга осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.
-
Райондашларыбыз хаҗга киттеләр
Районыбыздан барлыгы иллеләп мөселман изге сәфәргә - хаҗга киттеләр. Хаҗ кылучыларның беренче төркеме 12 августта Согуд Гарәбстанына юл тотты. Быел мөселманнар хаҗга 25 августка кадәр китәргә, туган якларына 7 октябрьгә кадәр кайтырга тиеш. Татарстан буенча хаҗга китүчеләрнең саны - 1200 кеше. Киләсе елда Мәккәгә барырга теләүчеләр саны тагын да артыр...
-
Сарманлыларга уңышлы эш атнасы телибез
Иртәләрегез хәерле, көннәрегез уңышлы үтсен, дуслар!