21 май 2016 яңалыклары
-
22 майда районда алдан сайлаулар үткәрелә
Иртәгә - 22 майда алдан сайлаулар, ягъни РФ Дәүләт Думасына сентябрьдә булачак сайлауларга «Бердәм Россия» сәяси партиясе тарафыннан күрсәтеләчәк кандидатларны сайлаулар узачак. Райондашлар бу көнне берничә сайлау участогын берләштереп төзелгән тугыз санау участогында тавыш бирәчәкләр. Сайлаучылар актив булырлар, Дәүләт Думасында үзләре күрергә теләгән кандидатлар өчен тавыш бирерләр, дип ышанабыз. Санау...
-
Сарман укучылары хокук буенча белемнәрен сынадылар
1-30 апрель көннәрендә район суды Сарман урта мәктәбе һәм Сарман гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары арасында "Мин - судья...", "Суд: ул нинди булырга тиеш?" дигән темаларга сочинениеләр конкурсы үткәрде. Эшләрне судьялардан һәм район суды ярдәмчесеннән торган махсус комиссия бәяләде. Район суды һәм комиссия рәисе Ринат Хәйбрахманов җиңүчеләрне тәбрикләп, кубок һәм дипломнар...
-
Районда чәчү төгәлләнеп килә
Район игенчеләре чәчүне төгәлләү алдында торалар. Бу эш 54701 гектарда, ягъни барлык мәйданнарның 96 процентында башкарылды. Язгы бодай һәм рапс чәчүне төгәллисе генә калды. Чәчелгән мәйданнарда үсемлекләр тишелеп чыкканчы һәм тишелгәч тырмалау, тукландыру, корткычларга, авыруларга каршы эшкәртүләр бара.
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре "72 часа" киносын карадылар
Кичә без - Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре режиссер Кира Ангелинаның "72 часа" фильмын карарга "Сарман" кинотеатрына бардык. Бөек Ватан сугышына багышланган кино бик кызыклы һәм эчтәлекле булды, аны караганда без яңа хис-кичерешләр тойдык.
-
"Сарман"га ташламалы бәядән язылу өчен нибары бер көн калды!
Дуслар! Ашыгыгыз! Район газетасына быелның икенче яртысына ташламалы бәядән язылу өчен нибары ике көн калды! Уйлап та тормагыз, почта бүлекчәләренә йөгерегез - аларның барысында да сезне көтәләр! Өлгерсәгез, "Сарман"га очсызрак бәягә - 572 сум 34 тиенгә язылу мөмкинлеге бар.