21 май 2014 яңалыклары
-
Сарманда "Бергә яшәүләре – олы бәхет" дигән кичә үтәчәк
23 майда район мәдәният йортында язучы Дамир Гарифуллинның юбилее уңаеннан "Бергә яшәүләре - олы бәхет" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була. Әдипнең иҗаты белән кызыксынучыларны 13:00 сәгатьтә көтәләр.
-
Чукмарлы авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү узды
20 майда Сарманның күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре Чукмарлы авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр. Уннан артык кеше җир кишәрлекләрен, йортларын үз исемнәренә күчереп язу, кадастр учетына кую сораулары белән мөрәҗәгать итте. Шулай ук укыгыз: Югары Чыршылыда гражданнарны кабул иттеләр
-
Районның атна шәхесләре – Резедә Хаҗиева һәм Александр Дубинин
Резедә Хаҗиева Кечкенәдән җыр-моңга сәләте ташып торган, мәктәп, авыл сәхнәләрен тоткан Резедә Рафис кызы Хаҗиева сәнгать белән бәйле һөнәр сайлап ялгышмый. Карашай Саклау урта мәктәбен тәмамлау белән, ул Әлмәт музыка училищесының вокал бүлегенә укырга керә. Дипломлы яшь белгеч Сарман сәнгать мәктәбенә эшкә кайта. Менә 13 ел инде ул әлеге мәктәптә...
-
Җәлилдә биналар яңартыла
"Татнефть" җәмгыяте үзе эшчәнлек алып бара торган районнарда социаль объектлар төзелешенә, капиталь ремонтка һәм аларны реконструкцияләүгә юнәлдерелгән максатчан эш алып бара. Быелгы төзекләндерү эшләренең иң зурысы, мөгаен, Җәлил поселогына туры киләдер. Социаль әһәмиятле биналарның түбәләрен ябу, фасадларын ремонтлау, тротуарлар эшләү, җәяүлеләр кичүе салу - болар "Татнефть" тарафыннан финанслана торган эшләрнең...
-
Азалак мәктәбендә сыйныфташлар очрашуы узды
Классташлар очрашуы Бер күрешү үзе бер гомер бит, Очрашуга сәбәп табылсын. Бер-берләрен сагынышкан дуслар Күрешергә монда агылсын! Кайтыйк әле, онытмыйк без дуслар. Канат ярган туган ояны. Кыңгыраулар чыңы дәшсен кабат, Мәктәпкә дип килдек без тагын... 17 нче майда Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм - очрашу кичәсе булды. Мәктәпне,...