21 март 2017 яңалыклары
-
Сарманда Нәүрүзне бәйрәм иттеләр
Бүген район үзәк ял паркында Нәүрүз бәйрәме үтте. Халык театральләштерелгән күренеш карады, күңелле җырлар тыңлады, спорт уеннарында катнашты, кайнар чәй һәм коймактан авыз итте. Тулырак язманы район газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
-
Иртәгә Сарманда "Тоннель" профилактик чарасы үтәчәк
Иртәгә, 22 мартта, Сарманда ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан «Тоннель» профилактик чарасы уздырыла. Чараның үзенчәлеге: юлда барган барлык транспорт чаралары да туктатып тикшереләчәкләр, кагыйдә бозучылар ачыкланачак. Транспорт чараларын массакүләм тикшерү 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Ленин урамында үтәчәк. Район ЮХИДИ бүлекчәсе.
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Сарманнан Рәзинә Гарифуллина
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Рәзинә Гарифуллина. Шулай ук укыгыз: Илексаздан Рәмзия Мәҗитова Биектауда яшәүче якташыбыз Разия Абзалова Яңа Әхмәттән Ландыш Хафизова Карашай Саклаудан Алия Фәхразиева Урта Кәшердән Рәисә Харисова Сарманнан Флюзә Хаҗиева Петровка Заводтан Гөлия Шәехова Колмәттән Дания Шәйхразиева Каташ-Караннан Әлфия Фәтхуллина
-
Сарман теннисчылары ярышларда республика данын да яклыйлар
17-19 март көннәрендә Байлар Сабасы бистәсендә Нургали Миңнеханов истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча XVI Мемориал үтте. Ярышлар өч төркемдә уздырылды: 2005 елда туган һәм аннан яшьрәк уенчылардан торган авыл командалары арасында, 21 яшькә кадәр булган уенчылар һәм Россиянең иң көчле спортчылары арасында. Бәйгене республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Районыбыз...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – груша пирогы
Сезгә груша пирогы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - хуш исле грушалар - 1 килограмм; - ак май - 260 грамм; - шикәр комы - 1 стакан; - лимон - 2 данә; - тавык йомыркасы - 4 данә; - кукуруз оны (полента) - 130 грамм; - бал - 50 грамм;...
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Илексаздан Рәмзия Мәҗитова
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Илексаз авылыннан Рәмзия Мәҗитова. Шулай ук укыгыз: Биектауда яшәүче якташыбыз Разия Абзалова Яңа Әхмәттән Ландыш Хафизова Карашай Саклаудан Алия Фәхразиева Урта Кәшердән Рәисә Харисова Сарманнан Флюзә Хаҗиева Петровка Заводтан Гөлия Шәехова Колмәттән Дания Шәйхразиева Каташ-Караннан Әлфия Фәтхуллина
-
Сарман "Сандугач" балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафина "Ел тәрбиячесе" конкурсында уңышлы чыгыш ясады
Сарман «Сандугач» балалар бакчасының рус теле тәрбиячесе Гөлшат Мостафина, "Ел тәрбиячесе" конкурсының зона этапларында җиңгән тәрбиячеләр исемлегенә кереп, район данын якларга Казан шәһәренә барды. Финал өлешендә конкурсантлар мастер-класс кысаларында жюри әгъзалары һәм килгән халык алдында һөнәри осталыкларын күрсәтте. Гөлшат Мостафина үзен сынатмады һәм уңышлы чыгыш ясады, аның республика күләмендә 30...
-
Кичә район мәктәпләрендә язгы каникуллар башланды
Кичә республика мәктәпләрендә язгы каникуллар башланды. Алар 28 мартка кадәр дәвам итәчәк. Әлеге уңайдан мәктәп каршы лагерьлары, өстәмә түгәрәкләр, күргәзмәләр эшлиячәк.
-
"Тәрәз төбем – исле гөл" конкурсы. Биектауда яшәүче якташыбыз Разия Абзалова
"Тәрәз төбем - исле гөл" конкурсына катнашырга дип читтә яшәүче якташларыбыз да хатлар җибәрә. Чираттагы катнашучыбыз - хәзерге вакытта Биектау бистәсендә яшәүче, Сарманнан Разия Абзалова. - Инде күптәннән Сарманда яшәмәсәм дә, "Сарман яңалыклары" аша туган авылым яңалыклары белән танышып торам. Бу гөлне кызыбыз Галия 8 Мартка бүләк итте, - диде...
-
Бүген Сарманда Нәүрүзне бәйрәм итәчәкләр
Бүген 16.00 сәгатьтә, район үзәк ял паркында Нәүрүз бәйрәме үтәчәк. Программада: театральләштерелгән күренеш, күңелле җырлар, спорт уеннары, кайнар чәй һәм коймак. Рәхим итегез!