21 февраль 2017 яңалыклары
-
Ипотека түләүче район халкына дәүләт ярдәме булачак
Ярдәмгә балигъ булмаган балалы, фатиры элиталы йорттан булмаганнар өметләнә ала. (Казан, 20 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Ипотекага кредит алучыларга 600 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме бирелергә мөмкин. Бу Россия Хөкүмәтенең 2015 елның 20 апрелендәге 373 нче номерлы карары нигезендә башкарыла. Әлеге ярдәм катлаулы финанс хәлендә калучыларга бирелергә мөмкин. Моның өчен...
-
Район хатын-кызлары ир-атларга бүләкләр әзерлиләр
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан хатын-кызлар баш вата башлыйлар: ир-атларга нәрсә бүләк итәргә соң? Без дә моны белергә булдык һәм ВКонтакте челтәрендәге "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә сораштыру үткәрергә уйладык. Бәлки, үзегезгә ошаган вариантка да юлыгырсыз.
-
Илексаз мәктәбендә булачак спорт осталары үсә
Илексаз авылы мәктәбе укучылары спорт яраталар - алар мәктәптә һәм районда үткән ярышларда даими катнашалар. Мәктәптә спорт чаралары һәрдаим үткәрелеп торалар.
-
Иртәгә Сарманга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә
Иртәгә Сарманга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килә. Парламент җитәкчесе районда узачак муниципаль район Советының чираттагы утырышында катнашачак.
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан сарманлылар дүрт көн рәттән ял итәчәкләр
23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безне дүрт көн рәттән яллар көтә. 23 февраль (пәнҗешәмбе) - бәйрәм көн, 24 февраль (җомга) - Россиядә ял көне, 2017 елның 1 январеннән (якшәмбе) күчерелде. 25-26 февраль шимбә һәм якшәмбегә туры килә. Бәйрәм алды, 22 февральдә, эш көне 1 сәгатькә кыскара.
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында диңгезчеләр һәм танкчылар ярыштылар
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә карата физкультура инструкторы Чәчкә Галеева мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары белән ярыш-бәйге үткәрде. Ул "Диңгезчеләр" һәм "Танкчылар" командалары арасында бик кызыклы һәм киеренке барды. Ярышлар бию-җыр белән үрелеп барды. Кызлар малайларга көч биреп тордылар. Бәйрәм ике команданың да җиңүе белән тамамланды.
-
Район халкы күпкатлы йортлар янында сак булырга тиеш
Хөрмәтле дуслар! Һава торышы тагын үзгәрде - хәзер ул күбрәк язгыча. Җылы булгач, карлар да эри башлады. Шуңа күрә сезне күпкатлы йортлар, биналар, гомумән, түбәдән кар төшү куркынычы булган урыннарда сак булырга өндибез. Карның кешеләр өстенә төшкән яки аздан гына төшми калган очраклары турында ишеткәнебез бар.
-
Иртәгә район Советының чираттагы утырышы үтәчәк
Иртәгә, 22 февральдә, район мәдәният йортында муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә: Сарман муниципаль районының 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында. Башлана: 13.30 сәгатьтә.
-
Ләке мәктәбендә семинар үтте
Кичә Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия эшләре буенча "Авыл мәктәбендә тәрбия юнәлеше буларак яшь буынга патриоик тәрбия бирү" дигән тема астында директор урынбасарлары семинары булды. Семинарда ачык сыйныф сәгатьләре, Валентина Такарликованың "Макаронная фантазия" исеме астында мастер-класс күрсәтелде. Кунаклар дәрестән тыш эшчәнлекнең торышына югары бәя бирделәр. Алар игътибарына "Ташый...
-
Сарманда Илсөя Бәдретдинованың "Мин исән" концерт программасы куелды
Илсөя Бәдретдинова элек-электән оригиналь җырчылардан саналды. Аңа гына хас җырлар башка беркемдә дә юктыр. Кичә Сарманда үткән концертында башкарылган 80% җырларының авторы райондашыбыз - Чураш авылында яшәп иҗат итүче безнең каләмдәш дустыбыз Вәсимә апа Хәйруллина. Илсөя төркемендә скрипкачы Иркә Гайнемөхәммәтова да - чыгышы белән безнең районнан. Төркем җитәкчесе, администраторы Гүзәл...
-
Сарманда төзек булмаган машинада да йөриләр
2017 елның тулы булмаган 2 ае эчендә район территориясендә 2 юл-транспорт һәлакәте булды. Аларда 2 кеше тән җәрәхәтләре алдылар. ЮХИДИ профилактик чаралар үткәрүне дәвам итә. Узган атна ялларында профилактик рейдлар узды. Барлыгы 18 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Алар арасында 2 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланды. Шулай ук...
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әтиләренә бүләкләр әзерләделәр
Гел кояш балкысын күкләрдә, Чыкмасын кап-кара болытлар. Тынычта яшәсен җир-ана, Елмаеп уянсын балалар. Тормышыбызда иң кыйммәт нәрсә - тынычлык. Гаиләне, йортны, туган җирне, илне саклау һәрвакыт ирләрнең беренче бурычы булып тора, шуңа да бу бәйрәмнең тарихы бай һәм дан-шөһрәтле. Безнең Ватаныбызга күп тапкыр авыр сынаулар, кан-койгыч сугышлар аша узарга туры...