Автоэксперт Максим Кадаков сыйфатсыз бензинны ничек танырга икәнен әйтте
Машина йөртүчеләр еш кына ягулыкның сыйфатын визуаль рәвештә яки ис буенча гына ачыклый алмыйлар. Нормадан тайпылышларны гадәттә мотор югары йөкләнешләрдә эшләгәч һәм металл яңгырау (детонация) ишетелә башлагач кына сизеп була. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «За рулем» журналының баш мөхәррире, автоэксперт Максим Кадаков сөйләде.