«Созвездие-Йолдызлык» җиңүчеләрен ачыклады
Бүген район мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык телевизион яшьләр фестиваленың зона туры үткәрелде. Анда Сарман, Мөслим, Зәй һәм Түбән Кама районнарының яшь сәнгать сөючеләре вокал, бию һәм конферанс номинацияләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.