Татарстанда 15 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 27 апрельгә кадәр узачак. Алар Казанда – унике мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – икешәр, ә Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә бер мәйданчыкта оештырылачак. Ярминкәләрдә бәяләр базардагыдан уртача 10-15 процентка юньрәк булачак.