Фирдүс Тямаев бер ханымны сәхнәдә биетеп, бөтен «байлыгын» селкеткән
Татар эстрадасының иң энергияле җырчысы Фирдүс Тямаевның тамашачысы да үзенчәлекле. Алар – кыю, дәртле. Шундый ханымнар җырчы янына сәхнәгә менә, җырчыдан үзләрен кочаклаталар, җырчыны үбеп туя алмыйлар, җырчыга әйтәсе килгән, үзләренә – кызык, әмма башкаларга кызык булмаган сүзләрен «түгәләр».