Владимир Чагин Мәскәүдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан стендын карарга чакырды
Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмә-форумы илебез ирешкән казанышларның чын калейдоскобы булды. Илнең куәтен һәм матурлыгын бәяләү өчен бу масштаблы күргәзмәдә һәркем булырга тиеш, дип белдерде «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, ил халкына мөрәҗәгать итеп.