Казанда «Казаныш» архитектура форумында дөньяның 20 иленнән вәкилләр катнашачак
«Казаныш» архитектура форумына экспертлар, БРИКС Саммитында катнашучылар, шәһәр мэрлары һәм дөньяның тагын 20 иленнән спикерлар көтелә, шулар арасында Аргентина, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, БГЭ. Форум 5−7 декабрь көннәрендә Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узачак. Бу хакта тулырак матбугат конференциясендә сөйләделәр.