Пенсионерларга социаль ярдәмне яңача исәпли башлыйлар
Дәүләт Думасы депутатлары 29 нчы утырышта моңа бәйле закон проекты кабул итте. Татарстанда пенсионерларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүдә үзгәрешләр көтелә. Моңа бәйле закон проекты бүген ТР Дәүләт Советы утырышында каралды. Депутатларга закон проектын республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте.