Декабрь һәм гыйнвар ае пенсияләре ел азагына кадәр бирелә
Декабрь һәм гыйнвар ае пенсияләре банк карталарына 2021 елның азагына кадәр күчереләчәк. Шулай итеп, пенсия акчалары 30 декабрьгә кадәр счетларга килеп җитәчәк. Ә инде пенсияне “тере” акча белән алучыларның “язмышы” бәйрәмдә почта бүлекләренең ничек эшләвенә бәйле булачак.