Марат Әхмәтов Сарман ярминкәләрен тамаша кылды
6 февральдә районга эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов төрле хуҗалыклар һәм оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда җитештерелә торган продукциядән, кул эшләреннән төзелгән һәм ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең – 75 һәм районның 90 еллыгына багышланган ярминкәләр һәм район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карады, оешма җитәкчеләре белән әңгәмә корды.