Циркта аю дрессировщикка һөҗүм иткән
Олонец шәһәрендә циркта аю номеры вакытында дрессировщикка һөҗүм иткән. Бер тамашачы бу хәлне видеога тешергән һәм «ВКонтакте» социаль челтәренә элеп куйган. Бу хәлдән тамашачылар да, циркта эшләүчеләр дә курыккан. Дрессировщикның ярдәмчесе аюга тибә башлаган, ләкин бу ярдәм итмәгән. Шуннан соң цирк хезмәткәрләренә электрошокер кулланырга туры килгән. Бер кеше дә, аю да җитди казалар күрмәгән.