«Үз балаң бит, нигә кагасың шул сабыйны?» – дип әйткәләде. Тик Нуриянең җавабы әзер иде: “Кирәк булса, үзең кара!”...
(хикәя)
Кызы Нурия, дүртенче баласын хастаханәдә калдырам, дигәч, Әлфидәнең бераз тынычланган йөрәге тагын урыныннан купты. Нурия инде утыз яшьтән узып, бер-бер артлы бала тапса да, аның күңеленә ни сәбәпледер чын аналык тойгысы, балалары алдында чын җаваплылык хисе кермәгән иде.