Бәрәңге белән ничек дәваланып була
Бәрәңгенең 80 проценты судан тора. Ул файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай. Бәрәңгедә шулай ук магний, калий, кальций да бар. Шуңа күрә дә әлеге “йомры гәүдәле” иммунитет, чәч, тырнакны ныгыта. Аның составында тиредәге токсиннарны чыгара торган матдә дә бар икән әле.