Яшүсмернең фастфуд белән генә туклануы аркасында күз күреме начарланган һәм колаклары ишетми башлаган
Британиянең Бристоль шәһәрендә яшәүче яшүсмернең ун ел дәвамында зарарлы ризык – фастфуд белән генә туклануы аркасында күз күреме начарланган һәм колаклары ишетми башлаган. Аның авыру тарихы күптән түгел, Annals of Internal Medicine медицина журналында басылып чыкты.