Сәламәтләндерү лагерена түләүсез юлламалар бар. Кемнәр бу мөмкинлектән файдалана ала?
Авыр тормыш хәлендә калган 7-15 яшьлек балалар 2019 елның 28 октябреннән 17 ноябрьгә кадәр Чистай шәһәренең “Раздолье” сәламәтләндерү комплексында - 21 көн, Яр Чаллының “Саулык” комплексында 31 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр 7 көн үз сәламәтлекләрен ныгытып кайта алалар.