Быелгы корбан нисабының күләме билгеле
Нәзарәттә Казыйлар шурасының киңәйтелгән җыелышы үтте. Утырышта барлык төбәк казыйлары, мөфтиятнең җитәкчелек вәкилләре катнашты, мөхтәсибләр. Казыйларның игътибар үзәгендә төп мәсьәлә буларак Корбан бәйрәменең гает намазы вакытын һәм корбан нисабын билгеләү торды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.