Сарманлылар Дамир абыйның яңа җырын тыңлый алалар +ВИДЕО
Күптән түгел халкыбызның җыр сәнгате тагын бер матур яңа җырга баеды – Дамир Гарифуллин сүзләренә язылган яраткан җырчыбыз Сиринә Зәйнетдинова башкаруындагы “Бүләк итәм йөрәк җырымны” җыры сәхнәгә менде. Ул сарманлыларның да яраткан җырына әверелер дип ышанабыз. Райондашларга аның сүзләрен һәм видеоязмасын тәкъдим итәбез. Тыңлап карагыз әле!