“Хокукый марафон” Сарманга килә
Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук аның хокук өлкәсендәге белемнәрен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы “Хокукый марафон” социаль проектын тормышка ашыралар. Проект кысаларында гражданнар профессиональ юристлардан үзләрен кызыксындырган сораулар буенча бушлай консультацияләр ала, шулай ук РФ һәм РТ законнарындагы үзгәрешләр турында белә алалар.