Район укучылары Бөтенроссия дәресендә катнашалар
Россия Федерациясенең Мәгариф, шулай ук Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыклары “Цифрлы экономика” дигән коммерциянеке булмаган автоном оешма белән берлектә 25 февраль-3 март көннәрендә “Цифрлар дәресе” Бөтенроссия чарасы кысаларында укучылар өчен “Ясалма интеллект һәм машина ярдәмендә укыту” дигән темага видеодәрес үткәрә.