Танылган көрәшче Рәшит Хәбибрахманов вафат
Кичә 66нчы яшендә классик көрәш буенча СССРның спорт остасы, Россиянең атказанган тренеры, грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионы Рәшит Хәбибрахманов вафат булган. Татар һәм билбау көрәш вәкилләренә дә яхшы таныш ул.