Ләйсән Гимаеваны нәрсә чыгырыннан чыгарган?
Һәр кеше үзенең шәхси тормышын чит-ят күзеннән саклыйсы килә. Йолдызларның аеруча да. Ник дигәндә, аларның шәхси тормышлары болай да халыкның тел төбендә. Менә җырчы Ләйсән Гимаеваның да бу сорау белән бәйле ачуы чыккан. Ул Инстаграмда аудиториягә аңлатып та, кисәтеп тә хат язган.