Бәрәңге турында белә идегезме?
Бәрәңгегә дан, мактау сүзләре генә аздыр! Бәрәңге! Нәрсә соң ул? Авыр сугыш елларында ачтан үтермичә алып калган кәлҗемә ул. Бүгенгесе көнне дә өстәлләрдән төшмичә, тәнгә сихәт, көч бирүче безнең бакчаларда тәгәрәшеп үсүче йодрык кадәрле, йомры гәүдәле тәмле ак, кызыл, шәмәхә, аклы-кызыллы, сары төстәге ризык ул. Бәрәңгедән мул уңыш алу күңелгә рәхәтлек бирә.