Комбайнчылар арасындагы ярышның дүртенче җидекөнлеге җиңүчеләре бүләкләнде
Бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов комбайнчылар арасындагы ярышның дүртенче җидекөнлеге җиңүчеләрен бүләкләделәр.