БАЛАЛАР КЕМНЕ ЯРАТА: Элвин Грей /ВИДЕО/
Балалар кемне ярата? Әти белән әнисен! Әби белән бабасын, дәү әнисе белән дәү әтисен ярата! Усал булмасалар, абый-апасын, елак булмасалар, энесен-сеңлесен ярата! Кунакка кайтсалар, алма апасын һәм җизнәсен ярата. Күчтәнәч алып килсәләр, дәү абыйсын һәм чәчәк апасын ярата! Татар баласы һәр туганын ихлас ярата! Туганы кебек якын күреп, җырчы абый-апаларын ярата!