Бүген районыбыз мәчетләрендә Корбан гаете узды
Бүген район үзәге, бистә, авыллар мәчетләрендә Корбан гаете узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Җәмигъ" мәчетендә узган чарада катнашып, райондашларны олуг бәйрәмебез белән тәбрикләде.
- Корбан бәйрәме элек-электән халыклар дуслыгын, бердәмлеген ныгытуга ярдәм иткән. Ул өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәткән. Бүгенге көндә районда 41 мәчет эшли,...