Сарман каргалары беркайчан да ялгышмыйлар
Кара каргаларны язның беренче билгеләре дип юкка гына атамыйлар. Бу кошлар, "кул асларында", календарь булмаса да, беркайчан да ялгышмыйлар. Быел алар иртә - февраль ахырында кайттылар.
Халык сынамышлары буенча, кара каргалар мартка кадәр кайтсалар, су иртә төшәчәк.