Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге "Онытылмаслык мизгел" дигән конкурс игълан итә
Кешенең тормышында еш кына бәхетле, онытылмаслык мизгелләр була. Кемдер гаилә кора, кемнеңдер баласы дөньяга аваз сала, башкалар кызыклы очрашуларда булалар, әти-әниләренең, якын кешеләренең юбилейларын билгеләп үтәләр, җылы якларда ял итәләр... Саный башласаң, алар бик күп. Кыскасы, дуслар, без сезне "Онытылмаслык мизгел" дип исемләнгән конкурсыбызда катнашырга чакырабыз. Кызыклы фотоларыгыз һәм аларга...