"Җәлил" агрофирмасы хезмәтчәне Людмила Гыймадиева авыл хуҗалыгы бәйгесендә җиңү яулады
Кичә Биектау районының "Элита" предприятиесендә авыл хуҗалыгы бәйгесе узды. Анда 43 районнан ясалма орлыкландыру технологлары ярыштылар. Район данын "Җәлил" агрофирмасының "Ләшәү-Тамак" бүлекчәсе хезмәтчәне Людмила Гыймадиева яклады. Ул лаеклы чыгыш ясап, "Терлекләрне Харьков технологиясе буенча ясалма орлыкландыру" номинациясендә зур җиңү яулады - беренче урынны алды. Райондашыбыз 22-25 август көннәрендә узачак Бөтенрәсәй...