Саклаубаш мәктәбе укучылары сыерчык оялары ясадылар
Без, Саклаубаш мәктәбенең бишенче сыйныф укучылары, "шимбә - рәхәт көн, җитмәсә, кояш та җылы нурларын күбрәк сибә" дип, 12 мартта, алдан ук сыерчык оялары ясап килеп, спорт мәйданчыгындагы каен агачларына канатлы дусларыбыз өчен оялар элдек. Бигрәк тә матур һәм шома итеп Илдан ясаган, ә Лилиянең оясы зуррак һәм яхшы тактадан...