Якташыбыз Ләйсән Миңнуллина I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
Талантлы яшьләребез үсүгә, аларның Сарманны бөтен республикага танытуына куанып яшибез. Җыр-биюгә сәләтле, спортта уңышларга ирешкән, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребез күп безнең. Сарманда яшәүче Лилия һәм Илгиз Миңнуллиннарның кызлары Ләйсән дә - шундыйларның берсе.
Сарман гимназиясендә тугыз классны тәмамлагач, Ләйсән Түбән Кама шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә....