Районда сайлаулар ахырына якынлашып килә
Район үзәгендә, Җәлил бистәсендә һәм авылларда сайлаулар тәмамланып килә. 18.30 сәгатькә, мәсәлән, Күтәмәле сайлау участогына 97,2 процент сайлаучы килгән. Берничә кеше килеп җитәсе бар. Алдынгы сыер савучы Айсылу Миңнегалиева: "Сайлауга килдем, илләребез тыныч, авылларыбыз төзек булсын, тагын да матурлансын, дип, узем ышанган кешене сайладым", -диде.