Сарманда Харисовлар бакчасы тирә-юньгә ямь бирә
Сарман авылының Сельхозтехника урамындагы Харисовлар йорты капка төбенә игътибар итмәгән кеше сирәктер. Матур савытларда, махсус ясалган клумбаларда аллы-гөлле чәчәкләр тирә-юньгә ямь биреп утыралар. Хәтта почта тартмасы да үзгә аларның.
Ә менә бакчаларында чын ял почмагы ясаган Әлфия апаның кече улы Айрат. Табигый ташлардан көйләнгән күлне, шарлавыкны, барып күргәч, таң калдык....