Районда терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Кышлату чорына районда һәр шартлы баш терлеккә 32,4 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы тора. Бүгенге көнгә ул 22,6 центнер тәшкил итә. Гомумән алганда, 24,5 мең тонна азык берәмлеге, ягъни 67900 тонна сенаж, 8800 тонна салам, 11200 тонна печән әзерләнгән.