Сарман районында уракка төштеләр
Кичә, 19 июль көнне, районда уракка төштеләр. "Нөркәй" агрофирмасының көзге бодай басуында беренче уңыш алынды. Без барганда, комбайннарның, 84 гектарлы басуын төгәлләп, 106 гектарлысына күчкән вакытлары иде. Агрофирма директоры урынбасары Хәлил Шәйхеразиев сүзләренә караганда, уртача уңыш беренче басудан 27,1 центнер тәшкил итә. Барлыгы урып-җыюда 18 комбайн тулы әзерлек белән килә....