Районда күпьелык үләннәрнең беренче катын чабып алу төгәлләнде
Хуҗалыкларда базларга 31100 тонна сенаж салынды, 6120 тонна печән, 70 тонна яфраказык әзерләнде.
Алар 64600 гектарда - чүп үләннәренә, 20600 гектарда - корткычларга, 9300 гектарда авыруларга каршы эшкәртелделәр. Көзге чәчү өчен 8800 гектарда чиста пар җирләре эшкәртелде, 1100 гектарда күпьеллык үләннәрнең картайган мәйданнары сөрелде. Бу эшләр дәвам итә.