Сарманда өлкәннәр Сабан туе үткәрелде
Бүген, 11 июнь көнне, район үзәгендәге Даулы болында өлкәннәр өчен Сабантуй үткәрелде. Аларны бәйрәм белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнара Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Лифкать Фазуллин һәм башкалар тәбрикләделәр. Сарман, Җәлил, район авылларыннан килгән өлкәннәр болай да, капчык киеп тә, көянтә-чиләк асып...