Сарманда артык кызу булмаячак
Игътибар иткән булсагыз, соңгы көннәрдә салкын җил исә, төннәр аеруча суык. Җәй башланды димәссең. G!Smeteo.ru сайтына ышансаң, якын арада Сарманда әллә ни җылытмый, һава температурасы +20-21 градустан да артмаячак, болытлы булачак, яңгырлар да явар дип көтелә.