Сарман "Шәфкать" үзәгендә "Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дигән чара үтте
Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Сарман урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өлкәннәр өчен хәрби-патриотик темага концерт куйдылар. Ул "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел!" дип исемләнде. Чараны оештыруда мәктәпнең башлангыч сыйныф укутучылары Әлфинур Александрова, Люзия Хаҗиева, Айгөл Шәйдуллина һәм китапханәче Гәүһәр Мөхлиева катнаштылар. Хәрби-патриотик темага җырлар яңгырады, шигырьләр...