Чукмарлы һәм Петровка Завод авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары узды
Район авыл җирлекләрендә отчет җыелышлары дәвам итә. Бүген Чукмарлы һәм Петровка Завод авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Җирлек башлыклары Фалих Мостафин һәм Зилә Хуҗина, "Сарман" агрофирмасы директоры Дикъкать Хөснетдинов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ләис Нуртдинов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләделәр, алга таба планнар белән таныштырдылар. Полициянең участок инспекторы...