Сарман районының Юлтимер авылында - 84 елдан соң очрашу
Бүген Юлтимер авылында - истәлекле очрашу. Казахстанның Астана шәһәрендә яшәүче якташыбыз - биш-алты яшьлек малай чагыннан әти-әнисе белән туган авылыннан чыгып киткән, сугыш ветераны, бөтен гомерен Ватанны саклауга багышлаган, Астана шәһәренең һәм Казахстан Республикасының почетлы ветераны, отставкадагы полковник Мөхәммәтшин Әзһәр Динмөхәммәт улы 84 елдан соң туган туфрагына аяк басты. Кайтуга...