Өстәл теннисы буенча күчмә кубок Сарман гимназиясендә калды
Ноябрь ахырында Сарман гимназиясенең спорт залында Татарстанның атказанган агрономы Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган теннис ярышлары узды. Ул быел алтынчы мәртәбә үткәрелде. Турнирда Актаныш, Азнакай, Алексеевск һәм Сарман районыннан 86 укучы катнашты.
Уеннар өч яшь төркемендә үткәрелде: 2004 елгы һәм кечерәк уенчылар, 2001-2003 елда туганнар, 1996-2000 елгы уенчылар. Ярышларны яшьләр эше,...