Сарманлылар "Аҗаган"да уңышлы чыгыш ясады
24 октябрьдә Әлмәт шәһәрендә "Аҗаган" хәрби-спорт уенының зона этабы үткәрелде. Анда Әлмәт, Сарман, Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы, Мөслим, Зәй районнары командалары катнашты.
Безнең район данын Җәлил икенче мәктәбе укучылары якладылар.
Катнашучылар сигез төрдә үзләренең көчләрен сынадылар: сафта йөрделәр, аттылар, Калашников автоматын сүтеп җыйдылар, тарихыбызны ничек белүләрен күрсәттеләр, тематик плакатлар...