Сарман журналисты Фәнис Яруллин белән бергә хезмәт иткән
Район журналистикасы тормышында Равил абый Гыймадиев исеме аерым урын биләп тора. Юкка гына аны, район журналистларының "атасы", дип атамыйлардыр. Күпме буын аның янәшәсендә эшләргә өйрәнде, аның күркәм сыйфатларын үзендә булдырырга тырышты. Ул кайда гына, нәрсә генә эшләмәсен, һәрвакыт төгәллеге, язмаларының фактларга бай, гаять эчтәлекле һәм кызыклы булуы белән аерылып торды....